Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында чираттагы тәэмин итүчеләр көне узды

2026 елның 29 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «КамаСтройИнвест» ҖЧҖ тәэмин итүчесе көне узды. Анда ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Элеонора Әбүбәкерова катнашты.

Сәламләү сүзендә министр урынбасары билгеләп үткәнчә, чара төзүчеләр һәм төзелеш материаллары, җайланмалар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр арасында турыдан-туры кооперация элемтәләре урнаштыруга ярдәм итә.

«Тәэмин итүчеләр көне – яңа партнерлыклар барлыкка килә һәм республикабызның амбициоз төзелеш проектларын гамәлгә ашыруга нигез салына торган җирлек», – дип ассызыклады Э. Әбүбәкерова. – Моңарчы күрелмәгән тышкы сынаулар шартларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы уңай үзгәрешләр драйверы ролен үз өстенә ала һәм эчке процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк яңа үсеш нокталарын эзләүгә игътибар итә».

Бүген Татарстанның төзелеш комплексы – икътисадның иң эре секторы, тулай төбәк продуктының 7 проценттан артыгы аңа карый. Шуңа күрә тармакның тотрыклы үсешен һәм булган ресурслардан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел башыннан «УНИСТРОЙ», «СМУ-88» һәм «Точно» компанияләре белән берлектә шундый ук чаралар узды. Ул вакытта алар тармакның йөздән артык әйдәп баручы экспертларын, проект җитәкчеләрен һәм коммерция директорларын берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International