2026 елның 3 августыннан 28 августына кадәр Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Татарстан Республикасының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең территориаль схемасы проекты буенча җәмәгать фикер алышулары үткәрә.
Территориаль схема проекты белән ТР Төзелеш министрлыгы сайтында танышып була.
Территориаль схеманың электрон моделендәге мәгълүмат каты коммуналь калдыкларны исәпкә алуның федераль дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган.
Тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 28 августка кадәр (шул көнне дә кертеп) язма рәвештә («Территориаль схема буенча иҗтимагый фикер алышулар» дигән искәрмә белән җибәрәсе) түбәндәге электрон почтага кабул ителә: Territorial.shema@tatar.ru һәм 420111 адресы буенча, Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт, 101 кабинет (канцелярия), эш графигы: дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр: 09:00 дан 18:00 гә кадәр, җомга: 9:00 дан 16:45 кә кадәр.