«Гаилә» илкүләм проекты буенча Бөгелмәдә «Непоседы» балалар бакчасы ремонтланды

2026 елның 4 августы, сишәмбе

Бөгелмәдә катнаш төрдәге 32 нче «Непоседы» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.

Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча башкарылган, финанслау 58 млн сумнан артык.

Проект буенча балалар бакчасының ике катлы бинасында төзүчеләр инженерлык челтәрләрен, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы системаларын яңартты. Биналар бизәлгән, беренче каттагы тәрәзәләр алыштырылган, түбә һәм керү урыннары ремонтланган. Шулай ук беренче кат төркемнәре өчен җиһазлар сатып алынган. Хәзер биредә 140 бала өчен уңайлы шартлар барлыкка китерелгән.

Татарстанда быел 23 мәктәпкәчә балалар учреждениесе ремонтланачак. Шул исәптән «Гаилә» илкүләм проекты буенча – 6, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча – 5, республика программасы буенча – 12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International