Әлки районының Базарлы Матак авылында Актай елгасы яр буен төзекләндерүнең икенче өлеше төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча алып барылды.
Яр буенда пляж һәм ял итү зоналары агач түшәмәләр һәм эскәмияләр белән җиһазландырылган. Яктырту баганалары, свайлы нигезләр, пандус каркасы һәм агач тротуарлар куелган. Шулай ук электр белән тәэмин итү, тышкы яктырту һәм видеокүзәтү системалары урнашытырылган. Ял итүчеләргә уңайлы булсын өчен яр буенда ятаклар, эскәмияләр, чишенү бүлмәләре һәм урналар барлыкка килде. Финанслау суммасы 10 млн сум тәшкил итте.
Төзекләндерүнең беренче өлеше 2025 елда башкарылган. Ул вакытта территориядә әзерлек эшләре төгәлләнгән. Аерым алганда, пляж өчен ком өслеге һәм агач түшәм ясалды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда 2,6 млрд сумга 51 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Шул исәптән «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча – Татарстанның 31 муниципаль берәмлегендә 36 объект.