Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге халыкара «Казан» аэропортының яңа терминалы әзерлеген карады. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
Хәзер объектта җиһазлар урнаштырыла, инженерлык челтәрләре тоташтырыла. Бизәү эшләре төгәлләнә. Шулай ук 4 телетрапа монтажланган.
Рөстәм Миңнехановка биредә яңа һәм гамәлдәге терминалларны берләштерәчәк галерея төзелүе турында сөйләделәр.