Мамадыш районының «Мамадыш» совхозы поселогында Красногорск урта гомуми белем бирү мәктәбе ремонтланган.
Капиталь ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы кысаларында башкарылган, финанслау 84 млн сумнан артык.
Ике катлы мәктәп бинасы 1973 елда төзелгән. Биредә 1903 кв. м мәйданда төзүчеләр биналарның эчке бизәлешен башкарган һәм инженерлык челтәрләрен яңарткан. Шулай ук гомуми белем бирү учреждениесе өчен кирәкле технологик җиһазлар сатып алынды һәм урнаштырылды.
Быел Татарстанда 63 гомуми белем бирү мәктәбе ремонтлана. Программа чаралары 57 мәктәптә тәмамланган, планның гомуми үтәлеше 97% ка җиткән.