Хәзерге вакытка Татарстанда 2,642 млн кв. метрдан артык торак төзелгән

2026 елның 22 августы, шимбә

Торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«22 августка гомуми план 83% ка үтәлгән, якынча 2,642 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

Шул исәптән коммерцияле төзелеш программасы буенча гомуми мәйданы 883 мең кв. м булган 100 күп фатирлы йорт тапшырылган – бу еллык күләмнең 85% ы.

Социаль ипотека программасы 71% ка үтәлгән. 108 йортның 37се төзелгән, аларның гомуми мәйданы 106 мең кв. метрдан артык.

ИЖС программасы 84% ка гамәлгә ашырылган-1,652 млн кв. м торак тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International