Биектау районының Биектау авылында «Петушок» балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасына кертелгән.
Гомуми мәйданы 865 кв. м булган ике катлы бинада төзүчеләр планлаштырылган эшләрнең бөтен комплексын башкарган: түбәне сүткән һәм монтажлаган, фасадны, эчке бүлмәләрне яңарткан, керү урыннарын һәм баскычларны ремонтлага, эчке инженерлык челтәрләрен, ишекләрне, түшәмнәрне һәм идән өслеген алыштырган.
Шулай ук балалар бакчасында заманча технологик җайланмалар бар.
Хәзер 108 бала өчен мәктәпкәчә учреждениедә уңайлы булу өчен барлык шартлар да тудырылган.
Агымдагы елда төрле программалар буенча Татарстанда 23 балалар бакчасы ремонтланачак. Шуларның 6 объекты – «Гаилә» илкүләм проекты буенча.
ТР ГИСУ фотосы