Биектау районына эш сәфәре уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң берничә социаль объектны карап чыкты. Аны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде.
Татарстан Рәисенә яңартылган иҗтимагый-административ үзәк бинасын күрсәттеләр. Беренче катта ЗАГС бүлеге, «Тулпар» мәктәптән тыш эш үзәге урнашкан. Икенче катта – Красносельск авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты. Өченче катта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, опека һәм попечительлек секторы эшли, утырышлар залы төзекләндерелгән.
Аннары Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң үзәк мәдәният йортын карады. Хәзер биредә 15 клуб формированиесе эшли, күбесенчә яшьләр, аларда 200дән артык кеше катнаша. Балалар декоратив-гамәли һәм театр сәнгате, хореография, вокал белән шөгыльләнәләр, шулай ук спорт юнәлешләре дә бар.