Кукмара районының Лубян авылында урман-техник колледж каршында стадион төзелде.
ТР ГИСУда хәбәр итүләренчә, объектта вертикаль планировка, ком-вак таш нигез һәм дренаж системасы белән әзерлек эшләре башкарылган. Подрядчылар йөгерү юлларына ясалма газон һәм резина өслек җәеп җибәргәннәр, 35 метр озынлыктагы керү юлын төзегәннәр. Шулай ук спорт яктырту системасы җиһазландырылган, киртәләр куелган. Моннан тыш, проект буенча янәшәдәге территория төзекләндерелде һәм яшелләндерелде.