Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы уңаеннан «Казан Экспо» МВКда республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча традицион түгәрәк өстәл узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Чарага шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, нефть-газ химиясе предприятиеләре һәм профильле уку йортлары – КДАТУ, КДЭУ җитәкчеләре, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре чакырылган иде.
Түгәрәк өстәл эшен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин модерацияләде.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы республика җитештергән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануның актуальлеген билгеләп үтте.
«Бүген республиканың минераль-чимал базасы төзелеш продукциясенең киң спектрын, шул исәптән яхшыртылган характеристикалы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә. Безнең товар җитештерүчеләр, проектлаучылар һәм төзүчеләр белән уртак эшебез барлык инфраструктура объектларының сыйфатын, ныклыгын һәм ышанычлылыгын арттырырга тиеш», – дип ышаныч белдерде министр.
Түгәрәк өстәл барышында актуаль проектлар тәкъдим ителде: «Сәнәгать җиһазларын һәм торбаүткәргечләрне изоляцияләү өчен «Роквул» ҖЧҖнең инновацион материаллары» һәм «Заманча шәһәрдә профильле монолит поликарбонат Novattro (Новатро)». Катнашучыларга шулай ук элементның тормыш циклы белән цифрлы монтаж маркировкасы технологиясе нигезендә идарә итү платформасы һәм төрле билгеләнештәге өслекләр өчен инновацион материал җитештерү турында сөйләделәр.