Казанда 2 нче шәһәр клиник хастаханәсе бинасының стационар бүлегенә капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә.
Төзүчеләр кислород бирү системасын монтажлаган һәм аның тирәсен төзекләндергән. Хәзер фасадны ремонтлыйлар, биналарның эчке бизәлешен, электр челтәрләрен һәм җылылык пунктын монтажлыйлар. Объектның әзерлеге 88% тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда биредә кабул итү-диагностика бүлеге яңартылган иде.
Моңа кадәр Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин агымдагы елда 26 стационарда капиталь ремонт ясалуы турында хәбәр иткән иде. Эшләр 9 объектта тәмамланган, хәзерге вакытта гомуми үтәлеш 84% ка җиткән.
ТР ГИСУ фотосы