Казанда фигуралы шууның яңа үзәге ачылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Спорт комплексының мәйданы 6 мең квадрат метрдан артып китә. Бинада ясалма боз һәм 252 урынга исәпләнгән трибуналар белән заманча боз аренасы җиһазландырылган. Спортчыларны әзерләү өчен разминка, тренажер һәм ике хореография залы, кардиотренировкалар өчен зона, шулай ук программа элементларын эшкәртү өчен махсуслаштырылган зал каралган. Объект файдалануга тапшыру өчен кирәкле рөхсәт документларын алды.
Рөстәм Миңнеханов Үзәк биналарын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, комплекс яшь спортчыларның потенциалын ачу һәм тәҗрибәле фигуралы шуучыларның осталыгын камилләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. «Биредә булачак чемпионнар тәрбияләнәчәгенә ышанам, алар шәһәребезне һәм республиканы иң дәрәҗәле спорт ярышларында данлаячак», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.