Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Агымдагы елда капремонт программасында 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күпфатирлы йорт. Шулай ук Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарының 57 торак йортында 126 лифт алмаштыру планлаштырыла», – диде Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 454 ККДда капиталь ремонт бара. Эшләр 264 күпфатирлы йортта тәмамланган, шуларның 63ендә – узган ике атнада.
Программаның гомуми үтәлеше 83% ка җитте.