Мәскәү дәүләт экспертизасы делегациясе Казанга эш визиты белән килде.
ТР Дәүләт экспертизасында узган эшлекле киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Владимир Кудряшев катнашты. Ул регионның шәһәр төзелеше потенциалына җентекләп тукталды, инфраструктура проектларының динамик үсешен һәм республикада торак төзелешенең югары темпларын билгеләп үтте.
«Татарстан бүген файдалануга тапшырыла торган торак күләме һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча илдә лидерларның берсе. Безгә эксперт карарларының төзелеш темпларыннан калышмавы, ә документацияне тикшерү сыйфаты югары дәрәҗәдә калуы мөһим. Цифрлы сервисларны актив кертүче Мәскәү өлкәсендәге хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу безгә үз алымнарыбызны камилләштерергә ярдәм итә», – дип билгеләде Владимир Кудряшев.
ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рәфәр Шакиров эксперт процедураларын оештыру, цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм төзелеш тармагында компетенцияләр үзәгендә кадрлар әзерләү турында сөйләде. Мәскәү дәүләт экспертизасы вәкилләре үз чиратында эксперт эшчәнлеген оештыру һәм үз цифрлы сервисларын кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар уртак эш визитлары һәм методологик эшләнмәләр белән алмашу практикасын дәвам итү ниятен раслады.