Лениногорскида Николай Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбенә капиталь ремонтның беренче этабы төгәлләнде. Объект 14,3 млн сумнан артык финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
Проект буенча гомуми мәйданы 1092 кв. м булган дүрт катлы бинада электр челтәрләре, янгын сүндерү һәм сак сигнализациясе, видеокүзәтү системасы монтажланган. Шулай ук тәрәзәләр алыштырылган һәм түшәмнәр ремонтланган.
Капиталь ремонт 2027-2028 елларда да дәвам итәчәк.
Мәктәп 1954 елның 3 гыйнварында оеша, 2005 елда балаларны җырларга, музыка коралларында уйнарга өйрәтү өчен заманча таләпләргә җавап бирә торган яңа бинага күчә. Мәктәп эшләгән елларында 1600дән артык укучы чыгарган. Алар укуларын Россиянең һәм Татарстанның урта һәм югары музыка учреждениеләрендә дәвам итәләр.
Агымдагы елда Татарстанда 4 балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак, шул исәптән Лениногорск һәм Аксубай районнарында – «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча. Эшләрнең гомуми үтәлеше 75% тәшкил итә.