Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү игълан ителде

2026 елның 4 сентябре, җомга

Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясен бирү комитеты премиягә документлар кабул итүне игълан итә. Документлар 1 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр (шул исәптән) кабул ителә.

Премия бирелә:

  • РФ гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга – иҗтимагый танылу алган, социаль юнәлешле коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары, граждан җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре өчен;
  • РФ гражданнарына – Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.

Документларны кабул итү адресы: Казан шәһәре, Батурин ур., 7нче йорт, каб. 134.

Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-94.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча ТР Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International