ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Ә. Фәйзуллинның Яңа ел уңаеннан котлау сүзләре

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!

Үтеп баручы ел республика тормышында күп кенә кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Универсиаданы уңышлы үткәреп җибәрдек, Казан шәһәре һәм Татарстан республикасы үсешнең яңа юлына чыкты. Гражданнарның булышлыгы һәм таяныч булуы әһәмиятле проектларны ашыруда нык ярдәм итте. Шул уңайдан рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Шатланышып көтә торган Яңа ел яңа уңышлар һәм җиңүләр китерер, дип ышаныйк.

Якынлашып килүче елда ихлас күңелдән сәламәтлек, эштә уңышлар һәм барлык планнарыгызның чынга ашуын телим. Йортыгызда иминлек уты балкысын, якын кешеләрегезнең бәхетен күрергә насыйп булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International