Буада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында мәдәният йорты төзелде.
Гомуми мәйданы 2865 кв. м булган күпфункцияле үзәкнең өч катлы бинасында иҗат һәм эш өчен уңайлы урыннар каралган.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, беренче катта 300 урынлык заманча тамаша залы, костюмер бүлмәләре, эстрада, иркен вестибюль, фойе, сыйдырышлы гардероб, буфет, сак посты һәм башка хезмәт бүлмәләре урнашкан.
Икенче катта изостудия, вокал һәм тавыш яздыру студияләре, хореография залы урнашкан. Моннан тыш, биредә чишенү бүлмәләре, фойе җиһазландырылган, эстраданың икенче утлары оештырылган.
Өченче кат административ кабинетлар һәм техник бүлмәләр өчен бирелгән.
Агымдагы елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча күп функцияле үзәкләр шулай ук Әгерҗедә һәм Минзәләдә төзелде.
ТР ГИСУ фотосы