Татарстанда 2014 елда 295 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк

2013 елның 28 декабре, шимбә
2014 елда республикада 295 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк. Әлегә программа килешүне көтә. Моның турыда Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин 14 декабрьдә ТР Хөкүмәт йортында үткән республикакүләм киңәшмәдә хәбәр итте.

2013 елда 265 ятим балага фатир бирергә тиешләр иде - әлегә 260 яңа торакка инде килеп урнашкан.

Күпбалалы гаиләләргә килгәндә, 2013 елда 822 биш яки күбрәк баласы булган гаилә торак алу исемлегенә кертелгән иде. 12 декабрьгә 44 гаилә торак сертификаты алган, дип хәбәр итә Татарстан хөкүмәтенең официаль сайты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International