Быел Әлмәттә торак 155 кв. метрга артты

2013 елның 31 декабре, сишәмбе
Әлмәттә торак кертү буенча план тулысынча үтәлгән. Быел шәһәрдә 155 квадрат метр торак мәйданы гамәлгә тапшырылган, дип хәбәр итә "Знамя труда" газеты.

Тапшырылган сан исәбеннән 30 221, 4 кв.м (432 фатир) ипотека торагына туры килә. Аренда торагы 4748 кв.м. (106 фатир) тәшкил итә, коммерция төзелешенә 11 833,3 кв.м. (224 фатир) туры килә.

АПК программасы буенча 1855,7 кв.м. гомуми мәйданлы 18 йорт төзелгән, шулай ук 106 835,4 кв.м мәйданлы 829 индивидуаль йорт гамәлгә кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International