Төзелеш министрлыгында торак төзелешенең үсеш перспективалары буенча киңәшмә үтте

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Салават күпере" һәм "Каенлык" микрорайоннарында торак төзү буенча И.Ә.Фәйзуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ГКУ "ТР төп инвестиция-төзелеш идерәсе" җитәкчесе М.М.Айзатуллин, "Татинвестгражданпроект" ГУП генераль директоры А.А.Хөснетдинов, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең җитәкчесе В.М. Фомин һәм төзелеш, архитектура һзм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасарлары А.С.Әхмәтшин һәм В.Н.Кудряшев катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар Казан шәһәрендә торак төзелеше сорауларын карадылар һәм Татарстанда торак фонды төзелеше өчен перспективалы урыннарны билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International