ТР Менделеевск районында участковый өчен административ-торак комплекс ачылды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР Менделеевск районының Ижевка авылында полиция участковые өчен административ-торак комплекс бинасы ачылды, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.

Полиция участковыйлары өчен административ-торак участоклар төзелеше программасы Татарстанда үткән елдан башлап гамәлләштерелә.

Комплексның гомуми мәйданы 95,03 кв.м тәшкил итә. 21,82 кв.м мәйданлы эш бүлмәсендә полиция участок пункты, 73,21 кв. м торак мәйданында (3 бүлмә һәм аш бүлмәсе) участковый өчен хезмәт торагы урнашкан.

Программаның төп максатлары - авыл участковыйлары өчен уңайлы эш шартлары тудыру, аларга эш урынында яшәү мөмкинлеге булдыру һәм, гомумән, ерак урнашкан торак пунктларында полиция участокларының булуын һәм тәүлек буена биредә яшәүчеләрнең тынычлыгы сагында торуын тәэмин итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International