"Алабуга" махсус иктисади зонасында 2014 елга мәсьәләләр куйдылар

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Брий Аляшев подряд оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура объектлары төзелеше сораулары каралды һәм 2014 елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Хәзерге вакыта "КамГэсЭнергоСтрой" ААҖ генераль подрядчысы тарафыннан 2013 елда расланган контрактлар буенча каралган эшләр тәмамлана һәм объектларны заказ бирүчегә тапшыруга әзерлек бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International