Татарстанда Төркиянең әйдәп баручы төзелеш компанияләренә "Смарт Сити Казань" проектын презентацияләделәр

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
"Смарт Сити Казань" проектын Төркиянең AKFA Holding, SERA GROUP һәм Creative Project исемле төзелеш компанияләренә презентлардылар. ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында проектны гамәлләштерүнең этаплары, җирлекнең кластер үсеше, "Иннополис" махсус икътисади зонасы һәм проектның төп объектлары күрсәтелде.

Моннан тыш, кунакларга Татарстанның инвестицияле үсеш мөмкинлекләре, инде әзер булган сәнәгать мәйданнары һәм махсус икътисади зоналары турында сөйләделәр.

ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов шулай ук 2014 елның мартында "Invest in Tatarstan" исемле Халыкара кышкы форум кысаларында Казанда узачак кунакханә-офис үзәге төзелешенә таш салу турында да әйтеп китте.

Төркиянең әйдәп баручы төзелеш компанияләре вәкилләре "Смарт Сити Казань" проектыны карата кызыксыну белдерде, дип хәбәр итә ныэТР Инвестицияле үсеш агентлыгының матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International