Әлмәттә ТКХ өлкәсендә Координация советы барлыкка килде

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык комплексының эшчәнлеген яхшырту һәм бозылышларны булдырмау өчен ТКХ өлкәсендә Координация советы булдырылды. Аны Әлмәт районының башлыгы Мәҗит Салихов җитәкләде.

ТР муниөипаль берәмлекләр порталы хәбәр итүенчә, совет составына район башкарма комитеты вәкилләре, Контроль-хисап палатасы, Роспотребнадзор, Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге, шәһәр прокуратурасы, коммуналь хезмәтләр, районның хокук саклау һәм тикшерү әгъзалары вәкилләре керде.

Мәҗит Салихов әйтүенчә, совет билгеләнгән проблемаларны чишүгә юнәлтелгән үзәк булып эшләргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International