Менделеевскта "Аммоний" ААҖ төзелеш эшләре турында сөйләштеләр

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә "Аммиак, метанол һәм грануллашкан карбамид җитештерүче "Аммоний" ААҖ комплексы" төзелеше буенча Республика штабы утырышы үтте.

Штаб утырышында "Аммоний" ААҖ генераль директоры С.И.Шевченко, "НИИК" ААҖ генераль подрядчысы җитәкчелеге вәкилләре һәм генераль директоры О.Н.Костин катнаштылар. Штаб барышында 2014 ел планын үтәү һәм төзелеш графикларына туры китереп эшләүгә багышланган Чит ил компанияләре консорциумы (MHI, Sojitz, CNCEC) һәм җирле подряд оешмалар вәкилләренең докладларын тыңладылар. Хәзерге вакытта Комплекс төзелешендә 1346 кеше эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International