Төзелеш министрлыгында "яшел стандартлар"ны куллану турында фикер алыштылар

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "СМАРТ-Сити Казань" Халыкара инвестиция технополисы проектын ашыруда "яшел" стандартларны куллану сорауларын тикшерүгә юнәлтелгән киңәшмә узды. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылы Владимир Кудряшев алып барды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре, ТР юстиция министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы үсеш корпорациясе" ААҖ вәкилләре һәм Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International