Кукмара районы фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләре бара

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
ТР Кукмара муниципаль районы Байлангар мәдәният йортында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре бара. Медпунктта хатын-кызлар консультациясе, процедура бүлмәләре, фельдшерның шәхси һәм кабул итү бүлмәләре урнашачак. 

Элек биредә бүлмәләр челтәрләр белән аерылган булган, хәзер исә аларны гипсокартон белән аердылар. Хәзерге вакытта диварларны буяу һәм ленолеум җәю эшләре бара. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International