Америка архитекторлары Казан белән кызыксындылар

2007 елның 14 феврале, чәршәмбе
Бу көннәрдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов АКШның NBBJ архитектура бюросының планлаштыру бүлеге директоры Ким Уэйн белән очрашты. Очрашу кысаларында NBBJның Казансу елгасының уңъяк ярында объектлар төзүне проектлаштыруда катнашуы мәсьәләсе күтәрелде.
 Россия һәм чит ил проектлаштыручылары өчен бәйгене "Миллениум Зилант Сити" ачык акционерлык җәмгыяте үткәрә. Ким Уэйн яңа ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен төзү белән дә кызыксынды. Ике як NBBJ бюросына һәм башка күренекле проектлаштыручыларга шәһәр йөзен матурлау һәм мөһим шәһәр төзелеше мәсьәләләрен чишүгә юнәлтелгән архитектура проектларында катнашырга тәкъдим ителәчәк дип килеште. Очрашуда "Миллениум Зилан Сити" ААҖте директоры О.Ледовской һәм NBBJның эшмәкәрлекне үстерү буенча вәкиле Т.Прокофьева да катнашты, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәгълүмат-анализ бүлеге.
 NBBJ архитектура бюросына 1943 елда Сиэтл шәһәрендә нигез салына. Остаханәне ачучылар арасында торак төзелеше, медицина һәм мәгариф учреждениеләре буенча белгечләр дә булганлыктан, монда эшли башлагач та, эшкә комплекслы, дисциплинарара якын килә башладылар.
 Хәзер NBBJ бүлекләре Сиэтл, Сан-Франциско, Лос-Анджелес, Коламбус, Нью-Йорк, Лондон, Пекин һәм Шанхай калаларында да урнаша.. Фирма архитекторлары белдергәнчә, NBBJның барлык проектларын бертөрле дип атап булмый: аларның һәрберсе күләме, бюджеты һәм авырлыгы дәрәҗәсе буенча аерылып тора. Алар төзегән объектлар арасында Сиэтлда АКШ Федераль суды комплексы, Норвегиянең Форнебу каласында телекоммуникацияләр базары лидеры булган "Telenor" компаниясенең штаб-фатиры, Кэнтонда "Reebok" компаниясенең штаб-фатиры, Пекинда Кытайда электроника техникасын иң эре җитештерүчеләрдән саналган "China Electronics Corporation" офисы комплексы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International