Балалар бакчаларын төзү һәм реконструкцияләү программасын 2014 елда уңышлы гамәлгә ашыру өчен, хәзер үк актив эшне башларга кирәк. Бу хакта йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы гадәттәге шимбә киңәшмәсендә белдерде.
Төзелеш программаларының гамәлгә ашырылуы турындагы доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә торак төзелеше программасын тормышка ашыру эше башланган. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча гыйнвар аенда 220,2 мең кв.м торак кертелгән (еллык биремнең 9,2 проценты). “Агымдагы елга булган бурыч, узган елгысыннан гадирәк түгел. Челтәрләргә вакытында тоташтырылу буенча ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән эшләүне сорыйм”, - дип белдерде министр.
Социаль ипотека программасы буенча ел башыннан гомуми мәйданы 17,8 мең кв. м булган 12 йорт куллануга тапшырылган, 116 объектта эш дәвам иттерелә.
Шулай ук 2013-2014 нче елларда авария хәлендәге торак программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. Ирек Фәйзуллин билгеләп узганча, бүген финанс чараларын дөрес итеп сарыф итү бурычы тора. Күп кенә районнарда программага кертелгән йортлардан күчереп урнаштыру процессы башланган.
2014 нче елда арендалы торак төзелеше программасы кысаларында, Дәүләт торак фонды Югары Ослан районындагы Иннополис шәһәре, Яр Чаллыдагы IT-парк хезмәткәрләре, “Алабуга” МИЗ белгечләре өчен 68 кв.м.мәйданда 19 торак йортны, шулай ук Казанның Журналистлар урамында 44 фатирлы торак йортны файдалануга тапшырырга ниятли.
Быел Дәүләт торак фонды аша Бөек Ватан сугышының 11 ветераны өчен 3 торак йорт файдалануга бирелгән. Республикада 231 ветеран өчен 39 йорт төзелеше дәвам иттерелә.
Күп фатирлы инвестиция торагына килгәндә, 2014 нче елда гомуми мәйданы 1,17 млн. кв.м тәшкил иткән 10534 фатирга исәпләнгән 114 йорт төзелеше планлаштырыла.
Шәхси торак төзелешен кертеп, азкатлы торак төзелеше программасы буенча республика күләмендә 8061 объект төзелеше ниятләнә.
Яңа балалар бакчалары төзелеше программасы буенча, ТР Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, өстәмә төркемнәр ачылышы, төзелеш, капиталь ремонт объектлары исемлеге билгеләнгән. Әлеге программа республиканың 45 муниципаль районы территориясендә тормышка ашырылачак. Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 2014 нче елның 31 нче гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 33 объектта эшләр башланган, 8 объектта – төзелеш, 8 объектта – капиталь ремонт, тагын 17 объектта өстәмә төркемнәр ачылышы.
Рөстәм Миңнеханов министр докладын шәрехләп, балалар бакчалары төзелеше һәм аларда капиталь төзекләндерү үткәрү программасының масштаблылыгын билгеләп үтте. “10 мең урын – бу бик зур программа, шуңа күрә хәзердән үк бу эшкә ныклап тотынырга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ул шулай ук арендалы торак мәсьәләсенә дә кагылды. ТР Президенты сүзләренчә, хәзерге вакытта прокуратура белән барлык документларны килештерү зарур.
Татарстанда, гражданнарның авария хәлендәге торагына алмашка, социаль ипотека шартларында яңа фатирлар алуы механизмы җайга салынган, өстәвенә, яңа фатирның бер өлеше инде түләнгән дә. “Кешеләргә дөрес итеп аңлатырга кирәк: алар бөтенләй мөшкел хәлдәге торагы урынына яңа фатирга күченәчәк һәм моның өчен берничә елга сузып түләү мөмкинлегенә ия”, - дип ассызыклады ТР Президенты.