Әлки районында модульле ветеринар пункты төзелеше башланды
2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Яңа Әлки районында 62 кв.м мәйданлы ветпунктка нигез ташы салынды.
Ветеринар пункты республика программасы белән тәңгәллектә төзелә. Яңа пунктта ветеринар табибы өчен барлык шартлар тудырылачак. Ветеринар күрше авыллардагы мал һәм хайваннарга да ярдәм күрсәтәчәк.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.