ААҖ "Татсельжилкомхоз" 2006 ел нәтиҗәләрен йомгаклады

2007 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль көнне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ААҖ "Татсельжилкомхоз"ның йомгаклау утырышы будып узды.

2007 ел - җәмгыять өчен 20 яшьлек юбилей елы.

Тармакка салынган инфестицияләр күләме узган елны 80,4 млн сум акча тәшкил итте.

Авылларда коммуналь хуҗалык объектларын төзәтү буенча зур эш башкарылды. Барлыгы 27 котельный һәм 13 км җылылык челтәрләре төзелде. Әгерҗе, Апас, Әтнә, Кукмара, Саба һәм Балык Бистәсе айоннарында 9 су алучы корылма эшкә кертелде. Күп район үзәкләрендә чистарту корылмалары төзелде.

Ел нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәте өчен түләүләрне 99% күләмендә җыеп алынган. Ел азагына предприятие эшчеләренеҗ хезмәт хакы 5683 сум тәшкил иткән.

"Татсельжилкомхоз" 2007 елда да башланган эшләрне дәвам итеп, эштә алга китү өмете белән кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International