Казанның юл хезмәтләре кар чистартуга өстәмә техника яллыйлар

2007 елның 16 феврале, җомга
Казанның юл хезмәтләре урамнарны яуган кардан чистарту һәм аны шәһәр читенә чыгару, бозлавыкка каршы ком-тоз катнашмасын сибү эшен дәвам итә. Узган тәүлек эчендә Казан юлларына 2500 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән һәм 22 мең тонна кар чыгарылган.
 Урамнарны кардан коммуналь хезмәтләрнең һәм подряд оешмаларының 616 техникасы һәм үзбушаткычы чистарткан. Шәһәр ширкәтләре һәм оешмалары 100 трактор һәм машина биргән. Шулай итеп, узган ике тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 40 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәгълүмат-анализ бүлеге.
 Көчле явым-төшемне һәм һава температурасының күтәрелеп, кинәттән төшүен исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр юлларга сибеләчәк ком-тоз катнашмасы күләмен арттырырга исәпли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International