2014 елда Яр Чаллы шәһәрендә 340 мең кв.метр торак төзергә планлаштыралар

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елда Яр Чаллы шәһәрендә 340 мең кв.метр торак төзергә планлаштырыла, шул исәптән "Социаль ипотека" программасы буенча - 67 мең кв.м. Моның турында шәһәр мәриясе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Наталия Кропотова хәбәр итте.

Аның сүзләре буенча, дәүләт торак фонды Яр Чаллы шәһәрендә социаль торак төзелешенә 1 млрд сум юнәтәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе әйтүенчә, быел 36 млрд сумлык төзелеш-монтаж эшләре көтелә, дип хәбәр итә Яр Чаллы мэрисенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International