Үткән елда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү планы 50 процента үтәлгән

2014 елның 14 феврале, җомга
РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень хәбәр итүенчә, ТКХ Фонды һәм Россия регионнары программасы буенча россиялеләрнең яртысы авария хәлендәге торактан күчерелгән. Үткән елгы финанслауга килгәндә, ТКХ Фонды ягыннан 54,8 млрд сум, башка чыганаклардан - 91,8 млрд сум кертелгән. Авария хәлендәге торакның гомуми мәйданы - 650,2 кв.м. Кырык ике мең кеше күчерелергә тиеш булган, шуларның 21,4 меңе күчкән яки документлар әзерли. Регионнар буенча план унөч урында 100% үтәлгән. Калган эшләрнең барышы артыннан контрольне РФ Төхелеш һәм ТКХ министрлыгы үз өстенә алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International