Яр Чаллы мәктәпләрендә тулы куәттә капиталь ремонт бара

2014 елның 14 феврале, җомга
Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыпов җитәкчелегендәге эшлекле төркем шәһәрнең республика программасы буенча ремонтланучы сигез мәктәбен карап чыкты,

Программада яше 30 әм күбрәк ел тәшкил иткән мәктәпләр катнаша. Ике ел эчендә әлеге программа буенча Яр Чаллыда 12 мәктәп ремонтланган. Бу елда республика бюджеты хисабына капиталь ремонт №3, 10, 12, 15, 23, 25, 26 һәм 27 мәктәпләрдә узачак. Барлык мәктәпләрдә дә ремонт укучылар каникулда чакта, 3 гыйнварда башланган.

Ф.Латыпов инспекцияне шәһәрнең яңа өлешендә урнашкан 23 һәм 26нчы мәктәпләрдән башлап җибәрде. Аның сүзләренә караганда, ремонт эшләре 15 июльдә тәмамланачак. "Бу көннән соң, әгәр дә акчаларны экономияләп булса, үткән елдагы кебек, башка төрле эшләрне дә башкарырбыз,"-диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International