Бүген - 16 нчы февральдә Казан Ратушасында "Казгражданпроект" институты" ачык акционерлык җәмгыяте оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара булып узды. Институт коллективын һәм аның җитәкчесе Марат Кафиатуллинны котларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килгән иде.
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды. Анда Марат Кафиатуллинның һәм бөтен коллективның бурычларны нәтиҗәле чишүдә күрсәткән хезмәте, институтның республика өчен мөһим булган тузган торакны бетерү программасында һәм Казан метрополитенын проектлауда катнашуы билгеләп үтелгән.
Спикер билгеләп үткәнчә, барысы да проекттан башлана: зур эшләр дә, кечкенәләре дә. "Утыз ел - юбилей түгел. Әмма бу датаны билгеләп үтмичә ярамый. ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы исеменнән хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Хәзер яңа мөмкинлекләр ачыла. Яңа илкүләм проектлар тормышка аша һәм сезгә ихтыяж зур. Сезнең талантыгыз һәм эшегез 21 нче гасырда тагын да ныграк ачылып китәр", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Марат Кафиатуллинга - "Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен" орденын, ә институт хезмәткәрләренә медальләр һәм мактау грамоталарын тапшырды.