Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
ММЧ Конкурсы
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
"Автоградбанк" ипотека кредитлары санын арттыра
2007 елның 19 феврале, дүшәмбе
"Автоградбанк" ябык акционерлык җәмгыяте узган ел 1,42 млрд. сумлык 2,6 мең иптека кредитлары биргән. Банкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, банкның "Ипотека һәркем өчен" программасы ярдәмендә 4,5 мең гаилә торак шартларын яхшырта алган.
2006 елның 9 аена алынган мәгълүматлар буенча Татарстан банклары тарафыннан бирелгән ипотека кредитларының 34 проценты "Авторадбанк" өлешенә туры килә. РосБизнесКонсалтинг мәгълүмат агентлыгы үткәргән рейтингта кредитларның саны буенча Россия банклары арасында "Автоградбанк" 16 урынны алып тора иде. Ә Чаллы шәһәрендә ипотека базарында банк 50 процент урынны били.
Хәзерге вакытта махсус программаны тормышка ашыру өлкәсендә банк ипотека кредитларын финаслауда катнашусы кайбер оешмалар белән дә хезмәттәшлек алып бара. Шундыйлар исәбенә "Совфинтрейд" коммерция банкы, "АТТА-ипотека" Ипотека агентлыгы керә. Әлеге оешмалар белән тыгыз элемтәләр ярдәмендә банк узган ел халык өчен ипотека кредитлары бирү шартларын яхшыртуга, процент ставкасын киметүгә һәм ипотека продуктларын төрләндерүгә ирешә алган.
Яңалык буларак, 2006 елда Авоградбанк булган торакны залогка алу хисабына кредитлар бирүне ачып җибәрде. Хәзер торагы булган кешеләр башлангыч түләүләрсез генә өлешләп түләү программасы буенча фатир ала, яки шушы ук фатирны төзекләндерә алачак.
Шулай ук 2006 ел нәтиҗәләре буенча Автоградбанкның "Ипотека һәркем өчен" программасы "Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы эшләнмә" Бөтенроссия конкурсында танылу алган иде. Бу уңайдан банкның идарә рәисе Венера Иванова: "Автоградбанкның ипотека кредитлары буенча планны 40 процентка арттырып үтәве шатлыклы хәл. Бу, нигездә, риэлторлар белән, күчемсез милек базарында катнашучы башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсе. Без быел ипотека кредитлары алучы гаиләләр санын 5 мең гаиләгә җиткерергә уйлыйбыз",- диде.
"Авторгадбанк" ябык акционерлык җәмгыяте ваклап кредит бирү юнәлешендә эшләүче банк. Төп офисы Чаллы шәһәрендә урнашкан. Бакның филиаллары бүгенге көндә Казан, Әлмәт, Түбән Кама , Зәй һәм Лениногорск шәһәрләрендә эшли. 1999 елда Автоградбанк республика банклары арасында беренчеләрдән булып ипотека кредитлары бирүне башлап җибәрде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
май, 2026 ел
Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планы 58 процентка үтәлгән
Бүгенге көндә торакны файдалануга тапшыру планы 58% ка үтәлгән – 1 млн 840 мең кв. метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
15
май, 2026 ел
Дамир Шәйдуллин: ТКХ тармагы төптән үзгәреш этабын кичерә
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында «Киләчәкне булдыру: торак-коммуналь хуҗалыкның яңа йөзе» сессиясе узды.
14
май, 2026 ел
Марат Айзатуллин: Төзелеш тармагының региональ цифрлы вертикален төзү мөһим
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ясалма фәһем – төзелеш тармагында яңа нәтиҗәлелек» пленар сессиясе узды.
Халыкара икътисади форум кысаларында күчемсез милек күргәзмәсендә 46 Россия һәм чит ил төзелеш компаниясе катнаша
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз