Илсур Метшин: "Без булдыра алдык!"

2007 елның 19 феврале, дүшәмбе
"Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 22 мең тонна кар чыгарылган. Бу - шәһәрнең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен - югары күрсәткеч", - дип белдерде бүген Казан Башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
 Мэр узган атна ахырында Казандагы һава торышын табигать бәла-казасы дип атады. Бер тәүлек буена бер квадрат метрга 22 ммга кар яуган. "Бу көннәр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен хакыйкать мизгеле иде. Тендерны откан шәхси компанияләр, муниципаль оешмалар, гомумән, шәһәр бу авыр хәлдән чыга алды", - диде Илсур Метшин.
 "Әлбәттә, хәрәкәтләнергә авыр булса да, тулаем алганда без бу сынауны үттек. Карны җыю эшенә бу көннәрне 710 техника җәлеп ителде. Өч көн дәвамында 20-22 мең тонна кар чыгарылды", - дип өстәп куйды шәһәр башлыгы. Илсур Метшин сүзләренә караганда, халык билгеле-бер проблемалар белән очрашты. Шул ук вакытта, карның күплеген исәпкә алсак, шәһәр хезмәтләре үз эшен сыйфатлы һәм зур җаваплылык белән башкарды, дип әйтергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International