Ирек Фәйзуллин Мәскәүдә ике метро станциясе ачылышында катнашты

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәү метрополитенының Бутово сызыгының яңа участогында"Битцевский парк" һәм "Лесопарковая" станцияләре ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Станцияләрдә төзелеш эшләрен "Казметрострой" ААҖ подряд оешмасы башкарды. Ачылыш тантанасы барышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин "Казметрострой" ААҖ хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International