Яр Чаллыда легендар төзүченең 100 еллыгын үткәрәчәкләр

2014 елның 28 феврале, җомга
1971 елның февралендә Евгений Батенчук "Камгэсэнергострой" оешмасының генераль җитәкчесе булып билгеләнгән. Әлеге оешма Кама автомобиль заводы ("КАМАЗ") сәнәгать объектлары һәм Кама елгасындагы яңа шәһәрләр төзелешен башкарган.

Себердә эшләп, зур авторитет яулаган Есгений Батенчук Яр Чаллыга тәҗрибәле белгеч һәм җитәкче булып кайткан. Ул чаллы төзелеш мәйданнарына алдынгы инженер идеяләрен, зур төзелеш тәҗрибәсен һәс\м яңа җитәкчелеге стилен алып кайткан. РСФСР, Татар һәм Якут АССРның атказанган төзүчесе, СССР атказанган энергетигы, Мирный (Якутия) һәм Яр Чаллы (Татарстан) шәһәрләренең почетлы гражданы Евгений Батенчук соңгы елларына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән.

Легендар төзүче турындагы хәтерне мәңгеләштерү максатында Евгений Батенчук мәйданында аның бюсты белән һәйкәл урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International