Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы, РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы, РФ Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Спорт министрлыгы, Россия мәгариф академиясе һ.б.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.