"Хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч-2014" Республика конкурсы

2014 елның 28 феврале, җомга
Бүген "Казан Ярминкәсе"ндә "Куркынычсызлык һәм элемтә" Форумы кысаларында VI "Хезмәт саклау буенча иң яхшы белгеч-2014" Республика конкурсы узды. Чара Регионара хезмәт саклау ассоциациясе тарафыннан ТР Җәмәгать палатасы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәттәшлегендә үткәрелде.

Чара алдыннан махсус кием, махсус аяк киеме һәм индивидуаль саклану әйберләре күргәзмәсе узды.

Конкурста төрле икътисади тармаклардан хезмәт куркынычсызлыгы буенча 60тан артык белгеч, шул исәптән республиканың төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән, калган катнашучылар - сертификатлар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International