Татарстан Республикасында 2014 елның 28 февралендә 438 мең кв. м торак гамәлгә кертелгән, бу еллык заданиенең 18,3%ын тәшкил итә. Шулардан соңгы ике атна эчендә 94,8 мең кв. м. торак тапшырылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында барлык республика мунициципаль районнары белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Социаль ипотека программасы кысаларында 28 февральгә гомуми мәйданы 41,2 мең кв. метр булган, 697 фатирлы 12 йорт тапшырылган. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 116 төзелүче объекттан әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 55 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә - 32 объект; әзерлеге түбән - 29 объект.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасының 5 объекты графиктан шактый артка кала.
2014 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзелеш программасы кысаларында Татарстанда 41 мең 492 кв. метрлы 11 торак йорт төзиячәк. Болар – Югары Ослан районында «Иннополис» хезмәткәрләре өчен 8 йорт (уртача әзерлектә); Чаллыда ИТ-парк хезмәткәрләре өчен 119 фатирлы йорт; «Алабуга» МИЗ белгечләре өчен 156-фатирлы йорт; Казанда Журналистлар урамында 44 фатирлы йорт. Моннан тыш, «Алабуга» МИЗда 64 фатирлы торак йорт һәм гомуми мәйданы 11 мең 421 кв. метрлы коттедж поселогы төзелә.
Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны һәм алар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү хокукларын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елда 309 ятимгә торак урыны бирү каралган. Бу максатларга 2014 елда 317 млн. 136 мең сум планлаштырыла, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 233 млн. 730 мең сум, федераль бюджет субсидияләре - 83 млн. 406 мең сум.
2014 елның 1 мартына 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 29 млн. 890 мең сумлык 6 сертификат бирелгән. 2014 елда республикада барлыгы күп балалы 43 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2011-2014 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасы кысаларында вәкаләтле участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт буенча бирелә торган торак төзелеше турында сөйләде. 2014 елда 19 муниципаль берәмлектә 40 административ-торак комплексы төзү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүген бу программага кергән барлык объектларда да эш алып барырга кирәк. Ул шулай ук 3тән алып 7 район әлегә кадәр программаларның берсен дә гамәлгә ашырырга керешмәгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов графиктан артка калган барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында аерым сөйләште.
Аннары министр сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы һәм 2014 елда модуль фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү турында сөйләде.