Төзелештә күбек-пыяла гравиен куллану сораулары

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелештә күбек-пыяла гравиен куллану сораулары буенча семинар узды. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

Чарада дәүләт заказ бирүче оешма вәкилләре, проект оешмалар хезмәткәрләре, төзелеш-монтаж предприятиеләре вәкилләре һәм төзелеш комплексының белгечләре катнашты.

Семинар барышында "Пенокам" ҖЧҖ башкаручы директоры Алексей Иванович Волков "Төзелештә күбек-пыяла гравиен куллану" темасына доклад укыды. "Пенокам" ҖЧҖ (Пермь шәһәре) продукциясе презентацияләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International