Алексей Фролов Бөтенроссия ТКХ форумында катнашты

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Новгород ярминкәсендә ТКХ тармагының 365 еллыгына багышланган Бөтенроссия ТКХ Форумының һәм "ТКХ-2014: Технологияләр. Инвестицияләр. Яңа сыйфат" күргәзмәсенең тантаналы ачышы үтте.

ТКХ Форумында РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис, ТКХ реформалашуына хезмәттәшлек Фондының генераль директоры Владимир Талалыкин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов катнашты.

Форумның төп максаты - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе модернизациясенең уңай үрнәкләрен карап тикшерү, уңышлы корылмаларны карау һәм аларны ил буенча тиражлау мөмкинлекләрен билгеләү һәм гомумән ТКХ тармагының үсеш мөмкинлекләрен карау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International