Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт советының 49нчы утырышында катнашты

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Утырышны ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Сессиядә Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Парламент вәкилләре ТР 2014-2016 еллар бюджетына, ТР Сайлау һәм Гаилә кодексларына  үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Шулай ук "Мәдләният елы кысаларында ТР мәдәният өлкәсе үсеше перспективалары турында" хөкүмәт сәгате узды. Моннан тыш, депутатлар эшмәкләрләр хокукларын саклау буенча ТР Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турындагы докладны тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International