Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗ объектлары төзелеше буенча киңәшмә үткәрде

2014 елның 21 марты, җомга
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л.Аляшев подрядчы оешмалар белән берлектә оештырган киңәшмәдә "Алабуга" махсус икътисади зонасының инфраструктура объектлары төзелеше турында сүз барды.

"Камгэсэнергострой" генераль подрядчысы һәм аның астында эшләүче субподряд оешмалар тарафыннан Ш-1 автоюлы янында җылылык белән тәэмин итү челтәрләре, 110 кВ һәм 10кВ кабель юлларын булдыру буенча эшләр алып барыла. "Синергия" автокомпонентлар паркы төзелешендә цехара перегородкалар, электр челтәрләре, түбән токлы челтәрләр, янгын сүндерү системалары буенча эшләр бара. "Гидроэлектромонтаж" ҖЧҖ субподряд оешмасы эшчеләре периметр сигнализациясе системасын ялгый. "Газблокстрой" ҖЧҖ һәм "ДСК КМК-2" ҖЧҖ субподряд оешмалары коттедж поселогы йортларын төзекләндерә. Барлык объектларда да ташуга каршы чаралар үткәрелә. Бу ел башыннан хәзерге вакытка кадәр 388,569 миллион сумлык, шул исәптән март ае өчен - 63,080 млн сумлык эшләр башкарылган.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International