Төзелеш министрлыгында Казан төзелеш колледжы үсеше турында фикер алыштылар

2014 елның 21 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Казан төзелеш колледжы үсеше концепцияләре турында фикер алышу" дип аталган киңәшмә үтте. Чараны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде.

Чарада шулай ук ТР Төзүчеләр берлеге вәкилләре, "ТР коммуналь предприятиеләре берлеге" вәкилләре, һөнәри белем бирү учреждение җитәкчеләре һәм ТР төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында ТР һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе җитәкчесе Т.Б.Алишев кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләрен булдыруга багышланган доклад белән чыгыш ясады. Казан төзелеш колледжы директоры А.В.Проснев әлеге уку йорты нигезендә төзелеш һәм ТКХ тармаклары өчен белгечләр булдыру буенча техник бирем турында сүз алып барды. "Төзелештә икътисад һәм эшмәкәрлек" кафедрасы доценты И.Ф.Гәрәев төзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү буенча уку-методик үзәк эшчәнлегенең юнәлешләрен бүлү темасына доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International